Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автобус пассажирларын кайсы очракта җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр?

«Терминал эшләми икән, түләмичә төшегез», – ди белгечләр.

Чаллының «Пассажирские перевозки» оешмасы генераль директоры Николай Тятюшкин автобуста терминал эшләмәсә пассажирларга акча түләмәскә киңәш итә. Эш шунда: еш кына җәмәгать транспортын йөртүчеләр «җайланма төзек түгел» дип, билет өчен акчаны телефон номерлары буенча күчерергә кушалар. «Бу хокук бозу дип санала һәм моның өчен йөртүче дә, пассажир да җавап бирәчәк. Терминал эшләми икән, түләмичә төшегез», – ди Тятюшкин. 
Җитәкче, шулай ук, пассажирларга уңайлы булсын өчен, QR-кодлар аша түләү мөмкинлеге турында да белдерде. «Әлегә алар алты маршрутта гына урнаштырылган, әмма киләчәктә күбрәк булачак», – диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автобус трамвай маршрут