Автобусларда юл өчен яңача түләп була
Яңалыклар тасмасы

Автобусларда юл өчен яңача түләп була

Үзең белән банк картасы, акча йөртергә кирәкми.

Чаллыда 2нче, 3нче, 5нче, 10нчы, 22нче һәм 26нчы маршрут автобусларында юл өчен яңача түләп була. Автобус салонында СБП аша контактсыз түләү өчен махсус наклейкалар ябыштырылды. Пассажирларга смартфон камерасы ярдәмендә QR-кодны сканер аша уздырырга һәм теләсә кайсы банк кушымтасы аша түләргә була. Смартфонны NFC тамгасына кушарга кирәк.

«Горкоммунхоз» идарәсе билгеләп үткәнчә, мондый наклейкалар тиздән барлык автобусларда да булачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев