Автогигант дирекциясе артында җәяүлеләр юлы төзелә
Анда пандус һәм ясалма каршылык полосасы булачак.
Чаллыда яңа җәяүлеләр кичүе барлыкка килә. Ул Галиәскәр Камал бульварының КАМАЗ дирекциясе артында 52/18 йорты янында булачак.
"Автомобиль юллары" муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре территорияне әзерләгәннәр инде: разметкалар ясалган, грунтның өске катламы алынган. Хәзергә вакытта юлнвң нигезен төзекләндерәләр.
Эшчеләр участокның өстенә ком салып тигезлиләр. Аннары бордюр куялар, бетон салып асфальт җәяләр.
Шулай ук юлның ике ягына пандус куела һәм ясалма каршылык ясалачак.
"Җәяүлеләр кичүенең киңлеге 3 метр, 1,5 метры сукмак, 1,5 метрына пандус куела", - ди ПАД мастеры Алексей Рогожников.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев