Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автогигант катлаулы шартларда эшли белә

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин автогигантның яңа шартларда эшләргә әзерлеген тикшерде. Автомобильләр заводында киләсе елның январыннан К5 буын автомбильләрне чит ил партнерларыннан башка җыярга планлаштыралар.

Автогигант җитәкчесенең беренче урынбасары Юрий Герасимов һәм Автомобиль заводы директоры Антон Сарайкин конвейрның хәзерге шартларда ничек эшләве турында сөйләделәр. Сергей Когогин җитәкчеләр белән якын арада хәл ителергә тиешле беренче эшләр турында сөйләште. «Запас частьләр белән тәэмин итү буенча сораулар бар иде. Бу мәсьәлә буенча якынча чишелешләр бар. Гади машиналарга күчәбез», – диде ул. 

Аның әйтүенчә, Казахстан, Үзбәкстан,  Төрекмәнстандагы партнерлар белән хезмәттәшлек дәвам итә. 

– Иң мөһиме аңлау бар, зарлану юк. Хезмәткәрлә өчен иң мөһиме:эшне туктатмау. Заказлар бар. Компания катлаулы шартларда эшли белә, – диде  Сергей Когогин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз килешү проект предприятие