Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автогигант «МАЗ» белән хезмәттәшлек итә

Шулай ук чит илләрдән кайтарыла торган запас частьләр урынына үзебездә җитештерелә торганнарын куллану турында да сүз булды.

«КАМАЗ» ГАҖ Белорусиянең «МАЗ» заводы белән хезмәттәшлек итәргә җыена. Шушы көннәрдә автогигантның генераль директоры Сергей Когогин Россия делегациясе составында Минскида Белорусиянең сәнәгать министры

Петр Пархомчик белән очрашты. Очрашуда сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләштеләр. Шулай ук чит илләрдән кайтарыла торган запас частьләр урынына үзебездә җитештерелә торганнарын куллану турында да сүз булды. Әйтик,  Минск заводында җитештерелгән төрле автокомпонентларны, агрегат һәм микроэлемнтларны автогигантта җыела торган техникага куеп булыр иде.

Россия делегациясе «Великий камень» индустриаль паркында булып, Белорусия автомобиль сәнәгатенең яңа эшләнмәләре белән танышты.

МАЗ һәм КАМАЗ җитәкчеләре пилотсыз техника, интеллектуаль системалар җитештерү һәм башка юнәлешләр буенча фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз килешү проект предприятие