Автогигантка автобуслар күбрәк йөри башлады
Яңалыклар тасмасы

Автогигантка автобуслар күбрәк йөри башлады

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте заводларына йөрүче автобуслар һәм трамвайлар саны арта. Мәгълүм булганча, ел башында "КАМАЗ"да эшләүчеләрне эшкә йөртү буенча кыенлыклар барлыкка килгән иде. "Электротранспорт" предприятиесе мәгълүм сәбәпләр аркасында транспорт санын киметте. Шушы көннәрдә завод маршрутларына 8 трамвай вагоны һәм 19 автобус өстәлде. "Узган атанда өстәмә рәвештә 19 автобус барлыкка килде....

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте заводларына йөрүче автобуслар һәм трамвайлар саны арта.

Мәгълүм булганча, ел башында "КАМАЗ"да эшләүчеләрне эшкә йөртү буенча кыенлыклар барлыкка килгән иде. "Электротранспорт" предприятиесе мәгълүм сәбәпләр аркасында транспорт санын киметте. Шушы көннәрдә завод маршрутларына 8 трамвай вагоны һәм 19 автобус өстәлде.

"Узган атанда өстәмә рәвештә 19 автобус барлыкка килде. НЕФАЗлар белән бергә"Альтекс" җаваплылыгы чикләнгән оешма да булышты", - ди хезмәт мөнәсәбәтләре департаменты директоры Сергей Романюк.

Моннан тыш, 51, 53 маршрутларда автобуслар барлыкка килде. Алар "Пединститут" тукталышыннан йөри башлыйлар. "Замелекесье" микрорайнынан хезмәткәрләрне НЕФАЗ автобуслары йөртә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев