Автогигантның еллык кереме 25%ка арткан
«КАМАЗ» ГАҖнең 2021 елдагы эшчәнлеге буенча финанс нәтиҗәләре билгеле булды. Автогигантларның барлык оешмаларыннан консолидацияләнгән керем 271 млрд 822 млн сум тәшкил итте.
Бу 2020 ел белән чагыштырганда 25%ка артык. Ел нәтиҗәләре буенча чиста табыш 4,6 млрд сум.
Эчке һәм тышкы базарда 44 609 автомобиль сатылган. К5 моделендәге КАМАЗ-54901 автомобильләренә, автобус һәм электробусларга сорау зур.
Яңа технологияләр үзләштерүгә 17 млрд сум инвестиция җәлеп ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев