Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автогигантның күренекле хезмәткәре үлде

11 февральдә беренче йөк машинасын йөртүчегә 80 яшь тулыр иде.

Озакка сузылган каты авырудан Валерий Перетолчин вафат булды. Аның исеме «КАМАЗ» ГАҖ тарихына беренче йөк машинасын сынаган шофер булып кереп калды. 

Валерий Перетолчин автогигантка 1973 елда килә. Аны шофер итеп эшкә алалар. Ул эшкә кабул ителгән беренче ун хезмәткәр исемлегенә керә һәм кыска вакыт эчендә коллективның абруйлы кешесенә әйләнә.

Конвейердан беренче «КАМАЗа №000001» машинасы төшкәч, Валерий йолдызга әйләнә. Аның фотосы бик күп газеталарда басылып чыга. 

Заводның икенче чиратын сафка керткәч, ул беренче «вездеход»ны конвейердан чыгара.  Аннары йөк машиналарын Әфганстанда, сугыш шартларында да сыный.

«КАМАЗ» үсешенә зур өлеш керткән өчен Валерий Васильевич Хезмәт Кызыл байрагы ордены һәм башка дәүләт бүләкләренә лаек була. 

Фото «Вести КАМАЗа» сайтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем