Автогигантта беренче генераль директорны искә алачаклар
Бу хакта «КАМАЗ»ның матбугат хезмәте хәбәр итте.
«КАМАЗ»да беренче генераль директоры Лев Васильевның тууына 101 ел тулуны билгеләп үтәргә әзерләнәләр. 7 февральдә дирекция бинасы янында тантаналы митинг планлаштырыла.
Лев Васильев үзенең хезмәт эшчәнлеген 1941 елда СССР елга флоты Наркоматы автобазасы шоферы булып башлый. Бөек Ватан сугышы вакытында ул фашистлар Германиясенә каршы сугышларда катнаша һәм биш тапкыр яралана. Сугыштан соң Мәскәүдә кече литражлы автомобильләр заводында («Москвич») эшли. Параллель рәвештә Мәскәү автомеханика институтын тәмамлый, инженердан башлап завод директоры дәрәҗәсенә күтәрелә.
1969 елда Васильев Чаллыда төзелеп килүче заводның генераль директоры була, соңыннан ул «КамАЗ»га әверелә. Аның җитәкчелегендә предприятие рекордлы срокларда эшли башлый. Беренче биш елда завод 243 меңнән артык йөк машинасы җыйган. «КАМАЗ»да эшләгәннән соң Лев Васильев СССРның автомобиль һәм машина төзелеше тармагында югары дәүләт вазифаларын башкара.
Васильев 2023 елда вафат була.Ул Мәскәүдә Троекуровский зиратында җирләнә.
Аның истәлегенә «КАМАЗ» Генераль дирекциясе территориясендә бюст куелган, аның исемен йөрткән Кама дәүләт автомеханика техникумы завод өчен кадрлар әзерләүне дәвам итә.
Фото ТР Рәисе матбугат хезмәтеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев