Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Автогигантта эшләүчеләргә фатир ачкычлары тапшырдылар

Дүртенче йорт файдалануга тапшырылды.

Бүген Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖдә эшләүчеләргә 78/06 йортыннан арендага фатирлар бирелде.

Тантанада «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «Ростех» дәүләт корпорациясенең персонал буенча директоры  Юлия Цветкова, Башкарам комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов һәм башка җитәкчеләр катнашты. 

18 катлы йортта 178 фатир: студия, бер, ике, өч бүлмәлеләр. Күпкатлы йорт автогигантта эшләүчеләр өчен зур комплекс мәйданында төзелде. Проект ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырыла. Аның максаты: автогигантта эшләүчеләрне заманча аренда фатиры белән тәэмин итү. 

Әлеге торак комплекс Яшьлек проспекты белән Машиностроительный урамы киселешендә урнашкан. Биредәге 5 йорт аренда килешүе буенча «КАМАЗ» ГАҖга тапшырыла. Төзелеш  берничә этапта бара. Компания 1000нән артык фатир алыр дип планлаштырыла. 

Булат Гыйльманов символик ачкычны автогигантның генераль директоры Сергей Когогинга тапшырды. 

«ТР Рәисенә, төзүчеләргә, бу эшне оештыручыларга рәхмәт. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәнәгать предприятиеләрендәге кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә булыша. Коллективны яңартмыйча, акыллы, заман таләпләренә җавап бирә торган белгечләр җәлеп итмичә эшләп булмый», – диде Сергей Когогин. 

Яңа йортта предприятиегә кирәкле инженерлар, җитәкчеләр, белгечләр яшәячәк. 

Аннары мәртәбәле кунаклар 13нче фатирга кереп  Римма һәм Артур Хәмидуллиннар гаиләсенең шатлыгын уртаклаштылар. Гаиләдә Наил исемле малай үсә. 

Фото «КАМАЗ» ГАҖ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күпфатирлы йорт «КАМАЗ» ГАҖ