Автогигантта яңа конвейер эшли башлый
Бу хакта Автомобиль заводы директоры хәбәр итте.
КАМАЗ» да быел К5 кабиналарын җыя торган яңа конвейерны эшләтеп җибәрергә җыеналар. Конвейерның беренче чиратында елына 35 мең кабина ясарга планлаштырыла. Икенче чиратында исә бу сан елына 60 меңгә җитәргә тиеш.
Автомобиль заводы директоры Дмитрий Бородинов әйтүенчә, биредә яңа төр рамнарны асылмалы конвейрга кую буенча проект эшләнеп бетү алдында тора.
Бу проект гамәлгә ашса, чыгымнар кими, җитештерүне рамнар белән тәэмин итү камилләшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев