Автогигантта җитәкче алышынды
Бу хакта генераль директор Сергей Когогин карар кабул итте.
«КАМАЗ» генераль директор аппаратында үзгәреш. Генераль директор Сергей Когогин карары нигезендә аппарат җитәкчесе итеп Олег Афанасьев билгеләнде. Ул моңа кадәр предприятиенең матбугат хезмәте җитәкчесе иде.
Олег Афанасьев Казан Суворов училищесын, шулай ук Россия Федерациясе Кораллы көчләре гуманитар академиясен тәмамлаган. Хезмәт юлын матбугат басмаларында һәм РФ Саклану министрлыгы матбугат хезмәтендә башлаган.
2009 елның мартыннан Афанасьев «КАМАЗ»да эшли. Ул биредә җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты директоры һәм матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасын башкарды. Берничә тапкыр шәһәр Советы депутаты булды.
«КАМАЗ» ГАҖ матбугат хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Марат Яһудин билгеләнде. Ул моңа кадәр Афанасьевның урынбасары иде.
Фото автогигантның матбугат хезмәтеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев