Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автоградбанкка әҗәтләрне түләргә кирәк

Бу эшне ничек башкарып була?

Автоградбанк җитәкчеләре вазифаларын вакытлыча башкаручы «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» корпорациясе (АСВ) 17 июньннән 30 июньгә кадәр заемщиклардан штраф  һәм пенялар түләтүгә мораторий кертте.  

Агентлык хәбәр итүенчә, банкның лицензиясен алу, заемщикларның бурычларын юкка чыгармый, алар килешү шартларын үтәргә, ягъни түләүләрне дәвам итәргә тиеш. Бурычларын түләмәүче клиентлардан әҗәт суд аша мәҗбүри кайтарылачак. 

Вакытлыча хакимият банк сайтында әҗәтне түләү ысулларын тәкъдим итте. 

Физик затлар бурычларын Автоградбанкның Хәсән Туфан прспекты 43нче йортындагы бинасындагы кассалар аша дүшәмбе-җомга көннәрендә 9-18 сәгатьтә түли ала. Шулай ук бу эшне агентлыкның түләү порталы аша да башкарып була.

Акчаны кредит килешүендәге реквизитлар буенча түләргә кирәк.Үзең белән паспорт, кредит килешүе, анда күрсәтелгән реквизитлар булу зарур. Түләү өчен 1 процент күләмендә (әмма 50 сумнан аз булмаган) комиссия алына.

Кассирга лицензиясе алынган Автоградбанк кредитын түлим дип искәртергә онытмагыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: крах Автоградбанка Автоградбанкның лицензиясен алдылар