Автокалада кайбер йортларга кайнар су бирелде
Җылылык торбаларын опрессовкалауның соңгы этабы 2 сентябрьдә башланган иде.
Чаллыда 4 сентябрьдән җылылык торбаларын опрессовкалауның соңгы этабы тәмамланган йортларга кайнар су бирелде. Бу хакта "Яр Чаллы җылылык челтәрләре" (НЧТС) предприятиесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Кайнар су бирергә рөхсәт бирә торган телефонограмма идарә итү компанияләренә җибәрелде. НЧТС хезмәткәрләре Мәләкәс аръягын, ЗЯБ бистәсен һәм 6/11 кварталын кайнар су белән тәэмин иттеләр. Шулай ук яңа шәһәрнең 62нче бистәсенә (62/13, 62/15, 62/16, 62/17 йортларыннан тыш), 58, 59нчы бистәләргә, ГЭС бистәсенә ( 4/7а, 4/15, 8/15, 8/17, 8/18, 8/19, 8/27, 8/28, 8/29, 8/31, 8Б-4 йортларыннан тыш) кайнар су бирелә башлады",- диләр НЧТС хезмәткәрләре.
15 сәгатьтә 488 торак йорт кайнар су белән тәэмин итү системасына кушылды.
4 сентябрьгә җылылык челтәрләрендә 15 кимчелек табылган. Аларны төзәтү эшләре дәвам итә.
"Кайнар су бирү вакыты идарә итү компанияләренең йорт эчләрендәге челтәрләрдәге эшләренә бәйле. Җаваплы хезмәткәрләр йорт эчендәге "задвижка"ларны ачарга тиеш. Шәһәрнең җылылык челтәрләре эше яңартылганнан соң кайнар су булмаса, үзегезнең идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк", - диләр НЧТСта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев