Берничә спорт төре буенча ярышта җиңде.
Түбән Кама шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында чемпионат һәм Татарстан беренчелеге узды.
Анда республиканың төрле шәһәрләреннән 11 команда катнашты.
Физик мөмкинлекләре чикле булса да, көчле рухлы спортчылар спортның 4 төре буенча ярыштылар.
Юл-транспорт һәлакәтендә бер кулын югалткан шәһәрдәшебез, спорт мастеры Гөлназ Гыйльметдинова берничә ярышта беренче урын яулады.
Нет комментариев