Автомобиль йөртүче һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Автомобиль йөртүче һәлак булды

Ул каршы як полосага чыккан.

Татарстанның Чирмешән районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.

Дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматлары буенча «Жигули» машинасын йөртүче каршы якка чыккан һәм Scania йөк машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә җиңел машина йөртүче урында һәлак булды. Машинасы тимер өеменә әйләнде. 

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары юлларда сак булырга киңәш итә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


криминал иминлек сак фаҗига юл-транспорт һәлакәте үлем-китем

Нет комментариев