Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Автомобиль юллары» предприятиесе җитәкчесе эштән китте

Ул бу хакта үзе хәбәр итте.

«Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Марат Анисимовның контракты 2 октябрьдә чыккан.

«Аерылышу күңелсез булса да, алга барырга вакыт җитте. Барлык хезмәттәшләремә уртак эшебез өчен рәхмәт. Соңгы елларда Чаллыда бик күп эш башкарылды. Монда безнең коллективның да өлеше бар. Безнең хезмәткәрләрнең эше җиңел түгел. Хезмәтебез нәтиҗәсендә Чаллы халкының тормышы яхшыра. Предприятиегә һәм коллективтагы һәр кешегә уңышлар телим. Исезгездә тотыгыз: ПАД – ул сыйфат билгесе», – дип язды ул.

Соңгы эш көнендә хезмәттәшләре аңа Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллыда җитәкче эштән китте