Автомобиль сатып алам дип 600 мең сумыннан колак каккан
38 яшьлек хатын-кызны мошенник алдаган
Чаллыда яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз интернеттагы игълан буенча автомобиль сатып алырга теләп, 600 мең сум акчасын югалткан.
Сату-алу килешүе турында сөйләшкәннән соң, хатын-кыз банк янында сатучы белән шәхси очрашуга килгән һәм аңа акча тапшырган. Акча төргәген кулына алгач, ир-ат китеп барган һәм тиздән элемтәгә чыкмый башлаган.
Сатып алучы хатын вәгъдә ителгән автомобильгә дә ия була алмаган, акчасын да кире кайтара алмаган. Хәзерге вакытта әлеге очрак буенча тикшерү эшләре алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев