Автозавод районында зур чүплек оештырганнар
Яңалыклар тасмасы

Автозавод районында зур чүплек оештырганнар

Закон бозучыларга кисәтү ясалган.

Автозавод районында төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын тыелган урынга ташлаганнар. Санкцияләнмәгән чүплекне Чаллы экологлары ачыклаган. Инспекторлар белдерүенчә, чүплекнең гомуми мәйданы 180 кв.м, күләме - 49 куб м. Белгечләр тарафыннан шәһәр башкарма комитеты адресына табигать саклау законнарының мәҗбүри таләпләренең бозылуы һәм әлеге территорияне чистартырга кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев