Сарымсакның файдасы бик күп
Киңәш-табыш.
Грипп һәм салкын тию авыруларын булдырмас өчен, азыкка вакланган сарымсак кушарга кирәк.
Сарымсакны чи килеш кабул итә алмаган очракта, аны пешереп ашарга яки берәр тырнагын алып, савытка салып өстенә кайнар су коеп, 30 минут ябып торырга кирәк. Аннары суын эчеп, шунда пешкән сарымсакны ашарга була. Сарымсак исен бетерү өчен петрушка ашагыз.
Ютәлли башлауның башлангыч чорында (1-2 сәгать) авыз эчендә бер кисәк сарымсак тотарга кирәк. Әгәр аны вакыт-вакыт азрак тешләп алсагыз, сихәтләнүгә бер адым ясадыгыз дигән сүз. Көчле ютәлләгәндә, салкын тигәндә, грипп, тамак бакасы (ангина) белән җәфаланганда, сарымсак парларын суларга киңәш ителә.
Кизү вакытында (грипп эпидемиясе) һәр бүлмәгә туралган сарымсаклы тәлинкәләрне куеп чыгарга киңәш ителә. Сарымсак вирусларны үтерә. Бер кисәк сарымсакның согын сыгып, аны 1/3 стакан җылы суга салып болгатырга кирәк. Мондый эремәне тамчылап борынга салырга ярый.
Хроник бронхит, бума (астмалы) бронхит, салкын тию авырулары вакытында мазь әзерләргә кирәк. Дүрт аш кашыгы туңмай яки атланмайга бер тырнак вакланган сарымсак салып бутап, күкрәк һәм иңбашка сылагыз.
Ашказаны җәрәхәте, бөер ялкынсынуы (воспаление почек), сары авыруы булган кешеләргә сарымсакны кулланырга киңәш ителми. һәр очракта табиб белән киңәшләшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев