Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автозавод районында чернобыльчеләрне зурладылар

Автозавод районында Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны искә алдылар.

36 ел элек, язгы апрель көнендә, дөньяны кешелек тарихындагы иң зур Чернобыль АЭСындагы радиация авариясе тетрәндерде. 1986 елның 26 апрелендә булган Чернобыль АЭС авариясе – XX гасырның иң зур техноген һәлакәтенә сәбәп була.

Тормышларын, сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, халык, шул исәптән безнең шәһәрдә яшәүчеләр дә Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү эшләрендә катнаштылар. Бүгенге көндә Автозавод районында Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы 69 кеше яши.

Бүген һәлакәтне бетерүдә катнашучылар алдында 32 нче мәктәп укучылары чыгыш ясады. Очрашуда кешеләрне зарарлы йогынтыдан саклап калучыларны искә алдылар.

Барлык чакырылган кунакларга да рәхмәт сүзләре белән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов чыгыш ясады: «Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның барысына да каһарманлыклары, батырлыклары өчен рәхмәт белдерәм! Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим!».

Бүген безнең арадан киткән кешеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Очрашу ахырында чакырылган кунаклар территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләреннән истәлекле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев