Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автозавод районында «Мәхәббәт язы» бәйрәм программасы узды

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Автозавод районында шәһәрдә яшәүче 350 гүзәл хатын-кызлар – сугыш һәм хезмәт ветераннары, күп балалы аналар, шәһәрнең төрле тармакларыннан килгән хатын-кызлар өчен «Мәхәббәт язы» бәйрәм программасы узды.

Бәйрәм кунакларына "КАМАЗ" мәдәният сарае холлында яшь чаллылылар кулы белән ясалган котлау открыткалары тапшырылды.  

Шәһәр Советы депутаты Айрат Нәбиев һәм Шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфиловның ярдәмчесе Сергей Сухов барлык катнашучыларга да изге сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр: «Бу язгы көндә сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Әлеге бәйрәм язның беренче көннәрендә, кыштан соң тормыш уяна башлагач үткәрелә. Сез безгә балалар бүләк итәсез, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән колачлап аласыз. Ышаныч, өмет һәм мәхәббәт – болар барысы да сезнең күзләрегездә һәм елмаюгызда. Бу бәйрәм – традиция генә түгел, ә сезнең барыгызга да, кайгыртучан әбиләргә, яраткан әниләргә һәм хатыннарга, игътибарлы кызларга һәм сеңелләргә, зур рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белдерә торган күркәм көн».

«ЧАЛЛЫ СУ КАНАЛЫ» ҖЧҖ генераль директоры Владислав Гаврилов котлауларга кушылды: «Бүген хатын - кызлар гаилә учагын саклаучылар гына түгел, алар эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә – мәгариф, мәдәният, сәнәгать, бизнес һәм башкаларда зур уңышларга ирешәләр. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә».  

Бәйрәм программасында район хакимияте башлыгының рәхмәт хатлары, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» Республика конкурсының район туры җиңүчеләренә дипломнар тапшырылды.

Шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары һәм артистлары: Илья Васильев, Регина Әдиатуллина, Гөлназ Гомәрова, Елена Ишманова, Юрий Рыбин, Олег Федоров, Елизавета Крылова һәм Руслан Закиров, «Лик», «Бисеринки» һәм «Грация» хореография ансамбльләре, «Мизгел» җыр театры, «Йолдыз» вокаль ансамбле чыгышлары хатын-кызлар өчен музыкаль бүләк булды. Бәйрәмдә шатлык һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрде.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы