Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автозавод районы ветераннары 9 май уңаеннан котлаулар кабул итә - ФОТОЛАР

Автозавод районында ветераннар Җиңү көне алдыннан котлаулар кабул итәләр.

Мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән сугыш ветераны Таһир Йосыпмурза улы Мурзинга котлау телеграммалары һәм бүләк тапшырды. Тәбрикләүләргә Шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфилов та кушылды. Ветеранга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге белән Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылавын теләделәр.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, ветеран белән җылы әңгәмә үткәрелде, Таһир Йосыпмурза улы фронт тарихлары белән уртаклашты, онык-оныкчыклары турында горурланып сөйләде. 1 апрельдә ветеран 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән азык-төлек җыелмасын һәм котлау открыткасын сугышта катнашучы Валентин Иванович Лысакка Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов тапшырды.

Ул чын күңелдән ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, озын гомер теләде. Ветеран, үз чиратында, кунакларны ачык йөз белән каршы алды, сугыш чоры һәм тормышы турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Валентин Иванович 1927 елның 28 июлендә Казахстанның Красноармейск шәһәрендә тимерьюлчылар гаиләсендә туа. 7 сыйныф тәмамлый. Армиягә 1943 елның маенда үз теләге белән мәктәп эскәмиясеннән үк китә, һәм Молотов шәһәренә ВМПШЛ Диңгез очучылары хәрби-диңгез мәктәбенә җибәрелә. Очучылар мәктәбен тәмамлагач, Валентин Иванович 2 нче очучылар мәктәбенә җибәрелә. 1944 елда Геленджик шәһәренә 3 нче ОШМАСка җибәрелә. Мәктәпне тәмамлагач, 42898 нче номерлы Севастополь шәһәренең гамәлдәге частенә 2 нче статья старшинасы исемендә атучы-моторчы сыйфатында җибәрелә.

Сугыш вакытында Валентин Иванович моторчы буларак самолетларга хезмәт күрсәтә, аннан соң диңгез самолетларында механик булып эшли. 1950 елда армиядән демобилизацияләнә.

Кояшлы яз иртәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән сугыш ветераны Валентина Михайловна Мясникова Җиңү көне белән котлаулар кабул итте. Ветеранны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова котлады.

Валентина Михайловна 1936 елның 17 мартында Украинаның Харьковск өлкәсе Барвенковск районы Александровка авылында туа. Краматор машина төзелеше техникумын кою производствосы белгечлеге буенча тәмамлый.  Сугыштан соң 1973 елда Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәренә күчеп китә. Киров заводы филиалында инженер, аннан ЦКПБ бюросы башлыгы булып эшли. 1977 елда Яр Чаллы шәһәренә күченәләр. Лаеклы ялга чыкканчы КАМАЗның Тимерчелек заводында өлкән инженер булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев