Авыл хуҗалыгы эшчәннәренә бөтен мәйдан кул чапты
Иң алдынгы шәһәрдәшләргә зур бүләкләр тапшырдылар
Сабан туе кысаларында мәйданның төп сәхнәсендә югары дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды.
Шулай итеп, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалык, азык-төлек һәм эшкәртү тармаклары вәкилләре бүләкләнде.
«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «КАМАЗ»ның Пресс-рам заводы кран машинисты Мария Икомасова, С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинатының җиһазлар бүлеге башлыгы Шамил Касимов, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге әгъзасы Әлфия Хаҗиәхмәтова бүләкләнде.
«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән ГХАТ (ЗАГС) идарәсенең никахлашу бүлеге башлыгы Диана Гафурова билгеләп үтелде.
«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән «Родник» халыклар дуслыгы йортының үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Елена Кондюкова бүләкләнде.
«Татарстан Республикасының атказанган артисты» мактаулы исеме «Чишмә» халыклар дуслыгы йортының артист-вокалисты Лилия Бикмаевага бирелде.
«Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеменә 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсенең бүлек мөдире Гөлнур Хәертдинова лаек булды.
«Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме «КАМАЗ»ның Пресс-рам заводы слесарь-ремонтчысы Марсель Абдрахмановка бирелде.
Шулай ук мактаулы исемнәргә лаек булдылар:
• «ДОМиКо» идарәче компаниясе мастеры Минненәзия Сафина — «Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре»;
• «ЧАЛЛЫ-ИКМӘК» тегермән-элеватор комплексы башлыгы Әмир Вәлиев — «Татарстан Республикасы азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре»;
• 27 нче гомуми белем бирү мәктәбе директоры Галина Ионова — «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы».
«КАМАЗ»ның Двигательләр заводы двигательләрне сынау цехы мастеры Владимир Марковка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев