Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Авылда да Тукай кирәк

Быел Тукай бәйрәмендә Мөслим районының Мәлләтамак авылында булдым.

Районкүләм Туган тел бәйрәме шунда үтте. Бу авыл – «Чаллы икмәге» предприятиесе җитәкчесе Рафаэль Юнысовның туган авылы. Бәйрәмне оештыруда да аның өлеше зур. Ике ел элек ул авылда Тукайга һәйкәл төзеделәр. Гаҗәеп матур урында ул: авыл күперен чыгып күтәрелгәндә, уң як калкулыкта, мәчет каршында. Моннан караганда, 500 кеше яшәгән авыл уч төбендә сыман күренә.


Кичәгә килүчеләрнең олысы да, кечесе дә бу хозурлыкка ихлас сокланды. Район башлыгы Альберт Хуҗин Габдулла Тукай халкыбызны дөньяга танытучы бөек шәхес икәнен ассызыклады. Рафаэль Юнысов та нибары 26 ел яшәгән шагыйрьнең ничек шулай даһи, тирән фикерле булуына таң калуын белдерде, аның кебек милләтне яратырга чакырды. Олпат язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Фоат Садриев исә Тукайның биографиясенә тукталды. Сабый чактан ук михнәт кичергән, гади халыкның уй-кичерешләрен йөрәгенә сеңдергән кеше генә тормышны шулай аңлап, төбенә төшеп сурәтли ала. Шуңа да ул – халык шагыйре.


Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә Тукайның берсеннән-берсе матур шигырьләрен укыды. «Туган тел»не күмәкләшеп башкардык. Бәйрәм бик ошады. Башка вакытта үтешли генә соклансам, бу юлы Мәлләтамакның Тукай паркының бөек шагыйрь рухы, мәгънә белән тулган чагын күреп сокландым.
Һәйкәлне Казаннан рәссам-скульптор Халит Хәмит улы Миннегалиев эшләгән. Бик чибәр килеп чыккан Тукай. Скульптор әйтүенчә, һәйкәлнең язмышы аны эшләгәнче – идеядән ук башлана. Гранит постаментка урнаштырылган шагыйрь бюстының да шулай – милли җанлы кешеләрнең кайнар теләгеннән. 
Әйткәнемчә, бу авыл – танылган эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Сөләйман улы Юнысовның туган авылы. Һәм бу проектның авторы да, башкарып чыгучысы да – ул. Дөрес, Рафаэль абый минем тагын Тукай һәйкәле белән кызыксынуымны белгәч: «Аның турында яздылар инде, мактанып йөреш булмасын», – дип кат-кат кисәтте. Тик минем гап-гади авылда Тукайга һәйкәл барлыкка килүнең әһәмиятен ирештерү теләгем үтә көчле.
Ә идеясенә килгәндә, аны Рафаэль абыйның бертуган сеңлесе Фәһимә ханым биргән. «Мәчет урнашкан Тукай урамында берәр парк ачсаң, шәп булыр иде», – дигән. «Паркы булгач, әлбәттә, һәйкәл дә кирәк булыр», – дигәннәр. Рафаэль абый парк-бакча өчен 500 төп агачын да алып кайтып биргән. 2024 елның яңгырлы көзендә бөтен авыл белән җыелышып утыртканнар. Затлы чыршылар, шөкер, үсеп киткән. 
Алдагы елда идеянең дәвамы да тормышка ашырыла – Тукайга бюст ачыла. Кем әйтмешли, җае да чыгып тора бит. Рафаэль Юнысов Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, авыл үзәгендә мемориаль һәйкәл төзетә. Әлеге скульптураны эшләргә Халит Миннегалиевка тапшыралар. Бу проектны уңышлы тәмамлаганнан соң, Тукай бюстына чират җитә. Өстәвенә, талантлы скульпторның тәҗрибәсе дә бар икән – Тукай районы Новый поселогында Габдулла Тукай һәйкәленең авторы да ул. Ике атна дигәндә эшләп тә җиткерә, гранит постаментка урнаштырып та куялар. Тирә-ягын чәчәкләр белән бизиләр, утыргычлар урнаштыралар. Хәзер Тукай паркы – Мәлләтамакның иң затлы, истәлекле урыны. Боларны миңа авылның рухи тормышын кайгыртучы китапханә мөдире Людмила Игошева белән мәдәният йорты директоры Айгөл Нуруллина сөйләде. 
«Тукай паркы бер серле урынга әйләнде ул», – диләр алар. – Яшьләр җәен хәзер гел шунда. Күңелле итеп утыралар, уйныйлар. Җитмәсә, фотога төшеп рәхәтләнәләр. Юлдан үтеп баручылар да еш туктала, Тукай һәйкәле янына басып, авылны күзәтәләр». 
Авыл җирлеге башлыгы Рузилә Нәсифуллина да кушыла: «Авылыбызга игътибарны арттырды һәйкәл. Кеше бездән ел әйләнәсендә өзелми. Үзегез беләсез, кунак килгәндә һәрвакыт киеренке хәлдә торасың – тәртип булырга тиеш. Килгән кеше барысын да күрә ул, һәйкәлдән алган ләззәтләре вак-төяк кимчелекләр, чүп-чар күреп юкка чыкмасын, дибез. Һәйкәлне мәчет картларыбыз карап тора, видеокамералар куелган». 


Мөслимнең Тукай исемендәге гимназиясе укучылары монда еш кунак. Тематик кичәләр дә, очрашулар да хәзер монда уза. Ул гына да түгел, районның төрле авыл мәктәпләреннән алдынгы укучыларны, сыйныфларны безгә экскурсиягә алып килү традициясе дә бар хәзер. Әйбәт бит: киләләр, бөек шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйлиләр. Балачакта ятлаган шигырьләр гомергә онытылмый ул. Тукай һәйкәленә сәяхәтләре дә мәңгегә истә калыр. Бөтен кешенең дә Кырлайга барып йөрү мөмкинлеге юк бит».
Әңгәмәдәшләрем ихлас йөрәктән авылларына бертөркем татар әдипләре килүен дә искә алдылар. «Мөслимдә әдәбият көннәре» кысаларында килгәннәр алар. Һәйкәлгә чәчәкләр салганнар, шигырьләрен укыганнар.
«Әле кайчан тере язучы, шагыйрьләрне күрер идек! Эльмира Шәрифуллина, Рәдиф Гаташ, Ләбиб Лерон, Факил Сафин, Шәмсия Җиһангирова һәм башка әдипләр авылыбызны карап, сокланып киттеләр. Бу – зур вакыйга, мәртәбә! Элек килмиләр иде бит», – диләр мәлләлеләр. 
Күз алдына китерәсезме, күпме кеше – интернетта булсынмы, болаймы: «Мөслим районының Мәлләтамак авылында булдык», – дип телгә ала, фотосын күрсәтә! Балалар, яшь буын өчен бу никадәр горурлык. Мәлләтамакның үзендә бөтен шартлар тудырылган, башлангыч мәктәп эшли. Район үзәгеннән 7-8 километр гына булгач, ата-аналар балаларын шунда йөртә. Тик шунысы тәгаен – мәктәбе булган авыл  яшәячәк.  
42 ел гомерен авылда балалар укытуга багышлаган Рәсимә Гәрәева фикеренчә, бүгенге тормыш кыйммәтләре буталган заманда камил әдәбиятка, шигърияткә таянып эшләү бик нык ярдәм итә.
Габдулла Тукайның туган көне алдыннан укучылар тырыша-тырыша шигырь ятлаганнар: «И, туган тел!», «Шүрәле», «Су анасы», «Сабыйга», «Карлыгач»... «Быел бик тырышырга кирәк», – дигән укытучы апалары. Чөнки яраткан шагыйребезнең 140 еллык юбилее..


Бәйрәм алдыннан гына Тукай паркы территориясенә «И туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле!» дигән язуны урнаштырганнар. Ул да паркка ямь биреп тора. Кичләрен ут яктысында бигрәк тә матур. Туган тел бәйрәмендә Рафаэль Юнысов биредә: «Бала белән Күбәләк» шигыренә композиция урнаштырылачак, – диде. Бөек Тукаебызның «Бала белән Күбәләге» – балачакта һәрберебез яратып сөйләгән иң камил шигырь аша кешеләр күңеленә, яраткан авылдашлар күңеленә матурлык орлыклары иңдерәсе килә аның.  
Фотолар Римма Авзаловадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукайга -140 «Чаллы икмәге»