Тукай районы гимны авторына - Мактаулы исем
«Күңелем ышанып бетми әле», - ди Рәзинә ханым.
Тукай районы Биклән авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә, бик күп популяр җырлар авторы Рәзинә Сәетгәрәевага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Без Рәзинә ханым белән элемтәгә кереп, аны республикабызның дәүләт бүләге алуы белән котладык. Уй-кичерешләрен белештек.
– Әле күңелем ышанып бетми. Миңа күпләр авылда яшәп әрәм булдың, диләр. Мин исә җиде буын әби-бабам гомер иткән Биклән авылында яшәп, гомеремнең әрәмгә узмавын дәлилләп эшләдем дә, эшләдем. Тукай районының мәдәниятенә хезмәт иттем. Шул ук вакытта татар җырчыларына җырлар да яздым. Авылым тарихына багышланган китабымны авыл көннәрендә кулланалар. Туган җиремә файдалы булып яшәвем белән горурланам мин. 65 яшьлек юбилеем белән авылдашларым бик матур итеп котладылар. Аллаһка шөкер, иҗатымны хөрмәт итәләр.
Тукай районы хакимияте документлар тутырып җибәргән иде. ТР Рәисе минем иҗади эшчәнлегемне югары бәяләп «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән Мактаулы исем бирү турында карар кабул иткән.
Бүләкне тантаналы төстә кайчан бирәселәре билгеле түгел. Бәлки 30 август – Республика көнендә тапшырырлар, – диде ул, сөенче белән уртаклашып.
Фото Рәзинә Сәетгәрәевадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев