Авылның су һәм урам юлы проблемасын хәл итүдә дәүләт программалары ярдәмгә килгән
Актанышның Ирмәш авылында һәр өйгә чишмә суы килә башлады
Актаныш районының Ирмәш авылында су, юл проблемасы күптәннән яшәп килә иде. Хәзер чишмә суы хәзер барлык өйгә дә тоташтырылган. Урамга вак таш салынган. Шулай итеп ике зур мәсьәлә дә уңай чишелешен тапкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Яңартылган су чыганагы 23 декабрь көнне авыл халкына тантаналы шартларда тапшырылды. Бәйрәм чарасында район башлыгы Энгель Фәттахов, 6нчы ПМК оешмасы җитәкчесе Данис Гәрәев, Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов та катнашты.
Ирмәш — район үзәгенә иң якын авылларның берсе. Бик күп күренекле шәхесләрне биргән. Аның йөзен яктырту — кунакчыл Актанышның бер максаты. Чөнки Актанышның сабантуйга терәлеп торган бер урамлы авылына игътибар күптәннән кирәк иде инде. Юлына асфальт та җәелсә, милли бәйрәмгә җәяү баручы халык өчен уңайлылык тагын да артачак.
Авыл халкы оптимистик рухта яши. Кечкенә генә булса да, яңа клуб кирәк, диләр. Элеккесен сүткәннәр. Урыны буш тора.
Авылның су һәм урам юлы проблемасын хәл итүдә дәүләт программалары ярдәмгә килгән. Яңа чишмә суы барлык 57 шәхси хуҗалыкны да тәэмин итә. Грант программасы буенча чишмә суын өйләргә тоташтыру, чыганагын ныгыту эше июль аенда башланган булган. Суның басымы көчле, сыйфаты бик яхшы. Хәзер инде икеконтурлы газ белән җылытуга күчәргә, кер һәм савыт-саба юу машиналарын эшләтергә дә мөмкин.
Чара барышында Ренат Язитов, Рушан Гарифуллин, Ренат Фәтхуллин, Салават Фәрдиев, Рәшит Моталлаповка оешманың Рәхмәт хаты тапшырылды. Әнәс Мутин, Илдус Сафин адресына җылы сүзләр әйтелде. Зифа Хәбибуллина барлык авыл халкы исеменнән рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев