Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хатын-кызның казналык сөяге черегән

Аңа ашыгыч рәвештә операция ясадылар.

5нче шәһәр хастаханәсе табиблары 45 яшьлек хатынга катлаулы операция ясады. Түбән теш казналыгын титан пластинага алыштырды. Пациентның казналык сөяге череп, авызына ук чыккан. Ике ай каты ризыклар ашый алмыйча хәле авырайгач кына табибларга мөрәҗәгать иткән. Табиблар аңа остеомиелит дигнозы куеп, ашыгыч рәвештә операция ясады. Әлеге хатын теш табибларыннан нык курка торган булган. Шунлыктан кечкенәдән табибларга йөрмәгән, тешләрен беркайчан да дәваламаган. 

«Бит-казналык хирургиясе табибларының бу беренче тәҗрибәсе. Авыру хәзер тернәкләндерү курсы үтә», – дип хәбәр итте башкарма комитетның сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте.  

Сәламәтлек саклау идарәсе фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек үлем-китем сәламәтлек саклау