Авырлы хатын балалары белән урамда калган
Ире мәҗбүри эшләрдә, авырлы хатын янгын аркасында ике баласы белән урамда калган.
Спас районы Иске Такталы (Старая Тахтала) авылында узган төнне бер йорт тулаем диярлек янып бетә.
Редакциябезгә бу хакта шәһәрдәшебез хәбәр итте. Әлеге йортта аның туганы (әтисенең энесе) ике баласы һәм авырлы хатыны белән гомер кичергән була. Дөресрәге, хәзерге вакытта ул өйдә түгел, Казанда мәҗбүри эшләрдә икән. Машина йөртү таныклыгы булмаган килеш эләгеп, гаилә башлыгына шундый хөкем биргәннәр. Авырлы хатыны, 3 һәм 7 яшьлек баласы үзләре генә өйдә калган булган.
Шәһәрдәшебез әйтүенчә, баланың туар вакыты да җитеп килә икән. Бары пособие акчасына гына яшиләр.
Видеоны тавыш белән карасак, хуҗабикә Динәнең янгыннан соң өе эчендә калтыранып елап йөргәне ишетелә. Болай да очын-очка ялгап яшәгәндә, булганы да көл булып ята бит!..
Эх, шул проводканы! Янгынны шуннан чыккан диләр, төзек булмаган күрәсең.


Әлегә гаилә шул авылда яшәүче ирнең әнисендә сыенган. Анда да яшәү шартлары бик үк яхшы түгел, ди әңгәмәдәшем. Иске өй, тар бүлмәләр. Әле бит сабыйны да алып кайтасы бар. Ничек яшәрләр. Үзебез менә бөтен бирердәй кием-салым, кирәк-яракны җыеп җибәрдек.
Мохтаҗ гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булыр. Реквизитлар:
89375258761- Сбербанк Гиззатова Рузиля Габдулахатовна (Динәнең әнисе)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев