«Азатлык» мәйданында шугалак була
Көннәр суыткач тимераякта шуып булачак.
Һава торышы җылы булу сәбәпле, шугалакларны катырып булмый. Көннәр суыткач, барлык шугалакларда тимераякта шуарга мөмкин булачак. Чаллы мэры Наил Мәһдиев быел «Азатлык» мәйданында соңгы тапкыр шугалак эшләячәк дип хәбәр итте.
«Тимераякта шуар өчен барлык шартларны тудырып булмый. Көннәр салкынайткач «Азатлык» мәйданындагы шугалакта да шуып булачак. Быел без бу урынны шугалак өчен саклыйбыз. 2025 елда биредә зур спорт һәм балалар мәйданчыклары төзеләчәк. Киләсе елда Мәйданда зур шугалак барлыкка киләчәк. Быел иске схема буенча эшлибез», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев