Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«BabySkills-2022» II Төбәкара чемпионатына йомгак ясалды

Мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен «BabySkills-2022» II Төбәкара һөнәри юнәлеш бирү чемпионатына йомгак ясалды.

Россия Федерациясенең 19 төбәгеннән өч яшь категориясендә балалар катнаштылар: 5-7 яшь, 8-9 яшь һәм 10-11 яшь. Балалар 21 компетенциядә ярыштылар. Чаллы шәһәреннән 5-7 яшьлек балалар 10 компетенциядә катнаштылар. Нәтиҗәләр: 1 урында – 6 кеше; 2 урында – 2 бала; 3 урында – 3 бала.

Кече яшьтәге мәктәп балалары 4 компетенциядә ярыштылар. Нәтиҗәләр: 8-9 яшьләр арасында: 1 урында – 2 бала, 3 урында – 1 катнашучы; 10-11 яшьләр арасында: 1 урында – 4 кеше; 2 урында – 3 бала; 3 урында – 1 бала.

Чаллы шәһәреннән катнашучыларның барысы да призлы урыннар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев