Баянчы Фәнилә Салихова эштән китте
Сәбәбе нидә?
Танылган баянчы Фәнилә Салихова «Энергетик» мәдәният сараенда эшли иде. Ул «Шәһри Чаллы»дан – Пятачокны, Чаллыда узган башка бәйрәмнәрне үзенең матур чыгышы белән бизәде.
Шушы көннәрдә Фәнилә ханым үзенең эштән китүен әйтте.
– Күп эшләдек инде. Ял итәргә вакыт. Вакытымны күбрәк оныкларыма бирергә телим. Хәзер улым Артур (алып баручы һәм җырчы Артур Салихов) Руслан Кираметдинов төркемендә эшли. Гастрольләр графигы тыгыз. Хатыны Алия дә кичләрен балалар белән эшли. Оныкларымны тәрбияләргә булышырга кирәк, –ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев