«Бакча сезоны башлансын әле - канәгатьсезлек артачак»
Шәһәр Советы депутаты кисәтү белән чыкты.
«Бакча сезоны башлансын әле - канәгатьсезлек артачак», – дип кисәтте бүген шәһәр Советы утырышында депутат Татьяна Гурьева. Проблема һаман шул маршрут схемаларында. Кискен үзгәрешләр, аның әйтүенчә, бакчачыларга бакчаларына йөрергә комачаулаячак.
«Проблема катгый. Аны тиз арада хәл итәргә кирәк. Кайбер маршрутларны кире кайтарырга кирәк. Чөнки билгеле бер җиргә барып җитү өчен берничә автобусны алыштырырга туры килә. Юл бәясе артуын да исәпкә алырга кирәк», – ди шәһәр Советы депутаты.
Моннан тыш, ул автобуста өстәмә валидаторлар урнаштыруны сорады. Шофёр янында куелган җайланма янына бөтен кеше дә барып җитә алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев