Бакча уңышларын кайда саталар?
Чаллы буенча барлыгы шундый 29 урын бар.
Шәһәрдәшләргә бакчаларында үстергән уңышны сату өчен рөхсәт ителгән урыннар исемлеге тагын бергә артты. Хәзер алар бакча җимешләрен Ш.Усманов урамы буенча 41/17 йорты яны мәйданчыгында да сата ала.
Чаллы буенча барлыгы шундый 29 урын бар. Аларның 12се - Автозавод районында, 8е - Комсомол һәм 9ы - Үзәк районнарда.
Кыяр-помидорлар белән Комсомол районының «Поликлиника» ( 7/1 һәм 6/3 йортлары арасында), Гидротөзүчеләр урамының 1/9 йорты янында, «Студентлар» тукталышында (8/32 йорты), «Универсам» тукталышында (фонтан яны), Сарман трактында (17/03 йорты яны), «Электротехников» тукталышында (32 һәм 62 комплекслар), Грин урамында («Пятёрочка» каршысында) сәүдә итәләр.
Үзәк районда: Халыклар Дуслыгы проспектында (58/19 йорты), Мәскәү проспектында (56/12 йорты һәм Хәсән Туфан буенча җир асты кичүе яны), Пушкин урамы («Кызыл Яр» сәүдә үзәге), Беляев урамы («Берлога» сәүдә үзәге каршысы), Шамил Усманов урамы (31/17 һәм 41/17 йортлары яны), Вахитов урамы (105 универсамга таба җир асты кичүе яны) һәм «Чулман» сәүдә үзәге яны.
Автозавод районында: Татарстан урамы (25 комплекста «Пятерочка» яны), Шамил Усманов урамы 47 һәм 49 комплексларның («Пятерочка» яны һәм «Новоборовецкий» сәүдә үзәге), Чулман проспектында («Алан» базары), Сөембикә проспекты («Театр» тукталышы һәм 23 комплексның «Пятерочка» яны), Мәскәү проспектында (53/21а һәм 29/17 йортлары), Тынычлык проспектында (26 комплексның «Чаллы икмәге» кибете яны), Вахитов урамында («Глобус»та җир асты кичүе яны), Яшьлек проспектында («Поликлиника» тукталышы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев