Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчачылык ширкәте учредителе җир участогы сатып ала аламы?

«Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау: Мин «Ромашка» ҖЧҖ учредителе. Мин, физик зат буларак, «Ромашка» ҖЧҖдән шәхси милек итеп җир участогы сатып ала аламмы? Бу очракта физик зат буларак минем һәм юридик зат буларак «Ромашка» ҖЧҖнең салым түләүләре ничек башкарылачак?

Жавап: Әйе, Сез «Ромашка» ҖЧҖдән шәхси милек итеп җир участогы сатып ала аласыз. Һәм үз участокларыгызны сата, алыштыра, бушлай бирә, устав капиталына кертә яки кулланудан мәҗбүри алган очракта дәүләткә тапшыра аласыз. Участокны саткан вакытта реаль базар бәясен күздә тотыгыз. Учредитель белән компания үзара бәйле, шуңа күрә бәя базарныкыннан 20 проценттан да артырга яки кимергә тиеш түгел. Участокны сатып алганнан соң физик зат җир салымын түләүчегә әйләнә. Җир участогын сатудан кергән акчаны оешма реализациядән кергән керем итеп исәпләргә тиеш. Керемне (выручканы) участокны сату датасына сату чыгымнар күләменә киметегез. Сатудан НДС исәпләмәгез. Җир участогының китүен салым түләү объекты итеп танымыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев