Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчачылык ширкәтендә куркыныч янгын

Анда кеше үлгән

Комсомол районындагы «Гидростроителей-1» бакчачлык ширкәтендәге янгын нәтиҗәсендә бер катлы йорт һәм мунча  янган. Кызганыч, әлеге  янгында бер кеше үлгән.

«Йортта 67 яшьлек ир-ат үлгән. Ул авыр хәрәкәтләнә торган булган. Ел буена шунда яшәгән», – дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе Чаллы бүлеге эчке хезмәте капитаны Рифат Гыйләҗев.

Янгынчылар килеп җиткәндә ут агач йортны һәм мунчаны камап алган була. Янгын белән 12 белгеч һәм 5 техника көрәшкән. Берничә сәгатьтән соң янгын сүндерелгән. Корылмалар калдыклары арасында ир-атның янган мәете табылган.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын җылыткыч җиһазы проводосының  төзек булмавы нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Фотолар Россия гадәттән тыш министрлыгының Татарстан  буенча идарәсеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига гадәттән тыш хәл үлем-китем