Янгын сүндерүчеләр кисәтү белән чыкты.
Язгы кояш карау белән күпләр бакчаларына юнәлә. Участокларны җыештыру, сезонга әзерләү башлана. Шул вакытта алар чүп яндыру белән мавыгалар, ди МЧС хезмәткәрләре. Ә бу үз чиратында янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә коткаручылар алдан кисәтү белән чыкты.
Чүпне яндырганда учак төзелеш объектларыннан - 7,5 метр, урманнан - 50 метр һәм агач-куаклыктан 15 метр ераклыкта булырга тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне һәм бакчаларында агулы матдәләр һәм төзелеш материалларын яндыручыларны 15 мең сум штраф көтә.
Шулай ук чүпләрен теләсә кайда ташлап калдыручыларга да 7 мең сум штраф каралган.
Нет комментариев