Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчачылар өчен инструктаж

2022 елның язгы-җәйге янгын куркынычсызлыгына әзерлек турында дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр янгынга каршы хезмәте башлыгы урынбасары Илдар Хуҗин бәян итте.

Язгы-җәйге чорда югары температура урнашу шәһәрнең урман-парк зоналарында, шәхси секторда һәм бакчачылык ширкәтләрендә коры яфрак, чүп-чар яндыру янгын чыгу куркынычын арттыра. «Янып киткән үлән җил белән агач корылмаларга күчә һәм ул шунда ук яна башлый», – дип искәртте ул. Мондый аяныч хәлләр узган җәйдә күп булды. Әйтик, «Кама» бакчачылык ширкәтендә 26 дача йорты янды. Янгынның гомуми мәйданы 800 кв. м. тәшкил иткән. 2021 елда шәһәр территориясендә коры үлән һәм чүп-чар януның 191очрагы теркәлгән. Бу – бер ел эчендә булган янгыннарның 33,5 проценты.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев та җитәкчеләрне янгын куркынычсызлыгы чорына әзерләнергә чакырды. «Бездә 200дән артык учреждение бар. Аларда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлергә тиеш. Янгын сүндерү җайланмаларының, гидрантларның төзек булуы шарт. Балалар бакчалары мөдирләре, мәктәп директорлары техник яктан бу эшләрне эшли алмыйлар. Моның өчен финанс ресурслары, белгечләр җитәрлек», – диде ул. 

Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре 1 майга кадәр мәктәп, балалар бакчалары, шәһәр янындагы лагерьларны тикшереп, 1 июньгә кадәр кимчелекләрне бетерергә тиешләр. 

Шәһәр мэры янгын куркынычсызлыгы буенча гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышына бакчачылык ширкәтләре рәисләрен чакырып, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрергә кушты. «Майда озын яллар көтелә. Көннәр 12-14 градуска кадәр җылыначак. Шәһәрдәшләр бакчаларга барачак. Тәмәке төпчекләре, корыган яфракларны җил тиз йөртә, янгын тиз килеп чыга», – дип кисәтте мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев