Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчаларга һәм мәктәпләргә кабул итү башлана

1 апрельдән белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итү кампаниясе башлана. 25 мартка кадәр мәгариф учреждениеләре беркетелгән территорияләр турында приказ чыгарачаклар, аның нигезендә ата-аналар документлар тапшыралар.

Документлар ике этапта кабул ителә: 1 апрельдән 30 июньгә кадәр боерыкта беркетелгән территориядә яшәүче балалар һәм өстенлекле хокуклы балалар, 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр – башка йортта яшәүчеләр.
Документларны кулдан да, электрон формада да тапшырырга була. 

Унынчы сыйныф укучылары гариза, төп гомуми белем турында аттестат тапшыралар. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар укырга керүчеләр ризалыгы белән адаптацияләнгән белем бирү программасы буенча кабул ителә.  

Шулай ук бүгенге көндә шәһәрнең балалар бакчаларына да исемлек формалаштырыла. «Электрон балалар бакчасы» системасы РФ Дәүләт хезмәтләре порталы белән тәңгәлләштерелгәннән соң, кабул итү статусы күренәчәк, һәм 1 апрельдән балалар бакчаларын комплектлау башланачак. 

2022-2023 уку елына якынча 6 500 урын планлаштырылган, шуларның 5 меңгә якыны – бер яшьтән өч яшькә кадәрге балалар өчен.
«Моннан тыш мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төркемнәр формалаша. Шулай итеп, узган ике ел эчендә шундый 20 төркем ачылды, быел сөйләме авыр булган балалар өчен биш төркем формалаштыру планлаштырыла», –  диде мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы