Бакчасында үлгән
Шәһәребезнең «Любитель природы» бакчачылык ширкәтендә ир-ат өстенә сарай түбәсе ишелгән.
Хәбәрне алгач, һәлакәт урынына 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды 10 минут эчендә килеп җиткән. Коткаручылар ишелгән түбәне махсус җайланмалар белән күтәртеп, 82 яшьлек ир-атның мәетен алган. Экспертлар ачыклавынча, пенсионер ике көн элек үлгән. Якынча мәгълүматлар буенча, ул корылманы сүтә башлаган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев