Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Бал кортларын саныйлар

Нинди максат белән?

Россиядә бал кортларын саныйлар - һәр умартага номер сугалар. Ветеринарлар аны маркировка дип атый. Әлеге процедура Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә уздырыла. Бу эш 1 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш. Куйдырмасаң ни була? Маркировка нинди максат белән уздырыла? Тукай районы ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары, дәвалау-профилактик эшләре буенча ветеринар-табиб Илсур Мингалимов аңлатты. 

– Этләргә чип куйдылар, хәзер бал кортларына да чират җитте...
– Этләргә чип кую Татарстан Министрлар кабинеты карары нигезендә башкарыла. РФ Хөкүмәтенең 550 нче карары бар. Аның нигезендә маркировка узарга тиеш хайваннар, кош-кортлар исемлеге зур. Һәрберсенең теркәлү срогы бар. Әйтик, иң беренче без эре мөгезле терлек, атларны теркәүдән башладык. Алар шәхси маркировка уза, ягъни аерым чип, бирка куябыз. Сентябрьдән кәҗә, сарык, куян, кешләрне (собольләрне) дә исәпкә куя башлыйбыз. Шул исәптән бал корты оялары да сентябрьгә кадәр теркәлү узарга тиеш.  

– Ник кирәк ул маркировка? 
– Илебезгә еш кына Казахстан, Оренбург өлкәләреннән хайваннар кертәләр. Ящур чире, нодуляр дерматит кебек йогышлы авырулар чыгу ихтималы бар. Хайваннарны законсыз рәвештә кертүне тыю өчен маркировка уйлап табылды да инде. Моннан тыш, ул исәп алып бару өчен дә кирәк. Без, ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, мисал өчен, малга, иткә, сөткә, колбасага справка язабыз. Бар иде шундый чаклар – кайбер җитештерүче оешмалар үзләренә үзләре справка язалар иде.Тагын бер очрак - күпкатлы йортта мал юк, әмма сөт упаковкасында шул адрес күрсәтелгән. Каян чыга ул сөт? Мондый хокук бозуларга чик куяр өчен ветеринария өлкәсендә «ВетИС» дип аталучы федераль дәүләт мәгълүмати система булдырылды.

– Барысы да шул системага теркәлеп барамы?  
– Әйе. «ВетИС» системасы төрле компонетларга бүленә. Әйтик, «Меркурий»да без справка язабыз. «Хорриот» дигәнендә хайваннарны исәпкә куябыз. «Цербер» – «паспортный» стол, бөтен мал тотучыларны, ит-сөт җитештерүче оешмаларны шунда теркибез. «Гален» компоненты – дару препаратларының куркынычсызлыгын күзәтү өчен билгеләнгән. «Аргус»та – Россия Федерациясе чикләреннән тыш сәүдә итүче предприятиеләргә регистрация үткәрәбез. «Веста»да бөтен пробалар, анализлар теркәлә. Бөтенесе дә күз алдында.

– Мал белән аңлашыла, ә умарталарны ник исәпкә куярга?  
– Умарталарны маркировкалау бал кортларының сәламәтлеген саклауга, эпидемияләрне кисәтүгә һәм бал сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Ул дөрес исәп алып бару һәм халыкны куркынычсыз продукция белән тәэмин итү өчен кирәк.

– Маркировканы ни рәвешле уздырасыз? 
– Мисал өчен, сыер, ат, ишәкләр шәхси маркировка уза. Ә бал кортлары төркемләп. Һәр умартага махсус номер билгеләнә. «Хорриот»ка бал кортларының токымы, яше, якынча саны, хуҗасының исеме, адресы кертелә.  

– Бер умарта булса да теркәргә кирәкме? 
– Әйе. Корт оясы оешуына 14 көннән дә артмаган булырга тиеш.

– Бәлки мин кортны үзем өчен тотамдыр...
– Андый очракта да маркировка узарга кирәк. Беркемгә дә чикләүләр юк. Сез барыбер авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче булып саналасыз. Бал кортын нигә тоталар? Бал алыр өчен. Ә бал күп вакытта кешегә сатыла. Контрафактлы бал бүген бик күп. Теркәлү узган хайваннарга, бал кортларына мониторинг үткәрү җиңелрәк. Әйтик, бал корталарында американский гнилец дигән чир очрый. Ул йогышлы. Бер бал корты оясына  килеп керсә, башка умарталарга да күчә. Мисал очен, бездә бер ана кортны, әйтик, 6 мең сумга саталар, ә Үзбәкстаннан законсыз рәвештә кертелгәнне 10 тапкырга очсызрак бәягә тәкъдим итәләр. Умартачы, әлбәттә, очсызрагына кызыга. Ә ул ана кортта гнилецның күкәйчекләре булырга мөмкин. Аны тиз генә күреп булмый бит. Ярты елдан соң гына үзен белгертә башлый ул. Шуңа күрә бу очракта маркировканың роле зур.  

– Маркировка үтмәсәң ни була? 
– Көз көне ярминкәләр башлана. Анда ит, сөт, бал белән чыгар өчен сатучылар безгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. «Меркурий» системасында эшмәкәрнең умартасы исәптә тормаса, без аңа рөхсәт бирә алмыйбыз. Маркировкасы булса, ярминкәгә чыга ала дигән сүз. Бездә умартачылар исемлеге бар. Маркировка узган эшмәкәрләр буенча аерым реестр ясыйбыз. Кем теркәлмәгән – без Россельхознадзор, прокуратура кебек органнарга белгертергә тиеш. 

– Маркировка ясату түләүлеме?
– Юк. Умартачыларга бары тик гариза язарга кирәк. Һәр умартага 11 санлы номер билгеләнә. 

– Этләренә чип куйдырмаган хуҗаларга штраф керттеләр. Умарталарны исәпкә куймасаң, нинди җәза бар? 
– Этләргә ул ТР Министрлар кабинеты тарафыннан чыгарылган административ регламент. Бал кортлары буенча - федераль закон. Срокларны бозган шәхси умартачылар өчен 5 меңгә кадәр, эшмәкәрләр өчен штраф яки 60 тәүлеккә эшчәнлекне туктатып тору каралган. Эпидемиологик ситуация килеп чыкса, әйтик, берәр нинди чир, я булмаса бал корты берәр баланы чакса – тикшерү органнарына төпченергә сәбәп булачак. 

– Димәк, бал кортым берәрсен чакса, миңа ниндидер чара кулланырга мөмкиннәр.
Исәпкә куелган икән, юк. Корт карауның үзенең кагыйдәләре бар бит. 10 һәм аннан күбрәк умартаң бар икән, торак йорттан 100 метр ераклыкта урнашырга яисә 2 метрдан да кыска булмаган тоташ койма тотарга тиеш син. 

– Умарталарын исәпкә куючылар күпме?  
– Тукай районы буенча 300дән артык умарта маркировкаланды. Халык яңалыктан курка шул. Шуны әйтәсем килә: маркировка салым салыр өчен дә, өстәмә акча җыю өчен дә уйлап табылмаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев