Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

9 ел комадагы Василисаның хәле ничек?

Ул Тайландта кунакханә территориясендәге бассейнга егылып төшкән иде.

9 ел элек Чаллының Сагуновлар гаиләсе Таиландта  Пхукет утравында ял итә. Берара өч яшьлек Василиса кунакханә территориясендәге бассейнга егылып төшкән.  Әти-әнисе, баланың суда икәнлеген тиз генә белмәгәннәр. Сабый берничә минут буе су төбендә була. Баланы коткарып калганнар, ләкин бераздан ул комага киткән.

Чаллыга аны фаҗигадән соң ярты ел узгач кына кайтардылар. Василиса шуннан бирле комада. Ул дамими тернәкләндерү курслары уза.

Тернәкләнү курсы вакытында Василиса аякларын сындырган булган. Аңарда озак ятып тору нәтиҗәсендә артроз башланган. 

 Василисаның әнисе Мария әйтүенчә, хәзер бала реанимациянең паллиатив палатасында. Аның хәле тотрыклы хис итә, ИВЛ аша сулый. Аппарат режимы иң җиңеле, кызның сулыш алуын тәэмин итү өчен генә куелган. Әнисе көненә берничә сәгать кызы янында була. 

«Анда шәфкать туташлары искиткеч, табиблар игътибарлы. Аларга зур рәхмәт зур. Рәхмәт, дуслар, безне онытмавыгыз, изге теләкләрегез өчен. Кызыбыз ни теге дөньяда, ни бу дөньяда  түгел», – дип язды ул үзенең социаль челтәрдәге битендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы комада