Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала тапканда гомере өзелгән укытучы гаиләсенә кунакка Наил Мәһдиев килде

Ул Мөхәммәтовларның олы кызлары Эмилияне туган көне белән котлады.

Мэр Наил Мәһдиев Эмилиягә күптән хыялланган китаплар җыентыгын бүләк итте. Аларга, кыз соравы буенча, автографын да куйды. 

Күптән түгел кызлар мэр ярдәме белән Мәскәүгә экскурсиягә барып кайттылар. Очрашуда алар үзләренең хис-тойгылары белән уртаклашты. Аеруча Кремль, Кызыл мәйданда йөрү ошады, диләр. Наил Мәһдиев киләсе елда Санкт-Петербургны да күреп кайтырга тәкъдим итте. 

Очрашу ахырында Наил Мәһдиев кызлардан Кыш бабайга хат язуларын сорады. "Алар тылсым ияләренә тапшырылачак", - диде ул. 

Хәзерге вакытта Эмилия җиденче сыйныфта, сеңлесе Диләрә - өченче сыйныфта белем ала. Икесенең дә чиреккә яхшы билгеләр чыккан.
Энеләре Ранэль әлегә әбиләрендә. Тиздән аны Казанга чираттагы дәвалану курсларына алып барачаклар. Шәһәр мэры баланың тиешле дәваланулар алуына да кулыннан килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде.

Фотолар Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев