Бу хәл Тукай районында була
Тукай районында эт һөҗүменнән зыян күргән балага компенсация түләттерүгә ирешелде.
Узган җәй көнне бер малай велосипедта өенә кайтып килгәндә, аңа Америка акитасы нәселле эт ташланган. Хайван урамда борынлыксыз (намордниксыз) йөргән.
Бала хастаханәгә озатылган, аңа озак вакыт дәваланырга һәм котыру чиренә каршы уколлар ясатырга туры килгән. Бу куркыныч хәлдән соң малайның йокысы бозылган һәм ул этләрдән курка башлаган.
Баланың хокукларын яклап Тукай районы прокуроры судка мөрәҗәгать иткән. Процесс барышында яклар үзара килешү төзегәннәр. Эт хуҗасы балага китергән рухи зыян өчен 150 мең сум акча түләгән.
📢 Искәрмә: Эт хуҗалары хайваннарын җәмәгать урыннарында йөртү кагыйдәләрен (поводок һәм намордник булуын) үтәргә бурычлы. Кагыйдәләрне бозу зур штрафларга яки суд аша матди зыян түләтүгә китерергә мөмкин.
Нет комментариев