Балалар арасында Коксаки вирусы тарала
Күпчелек, 3-6 яшьлекләр арасында
Россиядә балалар арасында Коксаки вирусы таралу очраклары арткан. Авырулар Уфа, Орел, Владимир, Төмән, Новосибирск шәһәрләрендә, шулай ук Краснодар өлкәсендә теркәлә. Нигездә, 3-6 яшьлек балалар Коксаки белән чирли.
Коксаки – энтеровирус инфекция, ул су, ризык, авыру кеше аша күчә. Риск төркемендә – балалар, пенсионерлар, иммунитеты түбән булганнар. Коксакиның симптомнары салкын тиюгә охшаш – хәлсезлек, мускуллар авыртуы, күңел болгану күзәтелергә мөмкин. Аеруча, тәнгә игътибар бирергә кирәк – тән тиресе кычытырга, кубарга, тимгелләр чыгарга мөмкин. Дөрес дәваланмасаң, менингит һәм көчле баш авыртуына китерергә мөмкин.
Табиблар шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү - авыру йогу рискын киметә ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев