Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар бакчасында мини-музей булдырылган

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак-патриотик тәрбия бирү – бүген иң изге бурычларның берсе.

Чөнки бу чор балаларда туган илгә мәхәббәт, милли горурлык тәрбияләү, халкыбызның тарихи үткәне һәм бүгенгесен өйрәнү, үз иленең чын гражданины булып үсәр өчен шартлар булдыруга иң уңай чор булып тора.

Балаларны тарихыбызга якынайту максатыннан, безнең бакчада педагогларның күмәк көче белән оештырылган «Хәрби дан» мини-музее эшләп килә. Музейда әдәби китаплар, хәрби киемнәр (өс, баш киемнәре), Бөек Ватан, Әфган сугышлары хәрби бүләкләре, фотографияләр, сугышчыларның кулланган әйберләре (керосин лампасы, кайчы һ.б.) бар.

Мини-музейның балалар бакчасының музыка залында урнашуы тәрбиячеләр өчен дә, балалар өчен дә бик уңайлы.

Сабыйлар мини-музейга бик теләп йөриләр. Тәрбиячеләре аларга һәрбер экспонат турында аерым сөйли, сугышчыларның истәлекләре белән уртаклаша. 

Бакчабыз шулай ук «Йөрәк җылысы» акциясендә дә актив катнаша.

Галина Губьянова, Анастасия Перешитова, 

81нче «Гөлчәчәк» балалар бакчасы тәрбиячеләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев