Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Балаларга 14 мең сумнан артык акча бирәләр

Кемнәргә?

Бу җәйдә Чаллыда 3 мең яшүсмер эшкә урнаштырыла. Аларга хезмәт хакы түләү өчен шәһәр 38 миллион сум акча бүлеп бирде. Ай дәвамында 4 сәгатьлек эш көне өчен балаларга 14 435 сум түлиләр.

Бригадалар оештырганда өстенлек авыр хәлле гаиләдә яшәүче үсмерләргә бирелә. Алар арасында күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, исәптә торучылар.

Укучылар белем бирү, яшьләр оешмаларында, ЗАГС, Социаль фонд, салым инспекциясендә, шәхәр архивында эшли.  Моннан тыш, “КБК”, “Мәдәният һәм ял паркы”, “КАМАЗ”, “ТАТПРОФ”, “РИАТ” кебек эре оешмалар да балаларны эш белән тәэмин итә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев та бу сәясәтне хуплады: “Бу яхшы тренд, ел саен эшләргә теләүчеләр саны да, хезмәт хакы да арта. Бу балаларны хезмәт сөюгә өйрәтә. Мин үзем дә мәктәптә укыганда каникул вакытында 3 айлап ял иткәнем булмады, 1-1,5 ай эшли идем. Ул чакта законнар башка иде, иртәнге 7 дән тотынып көне буе эшләдек”.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: трудоустройство многодетная семья работа отдых детей