Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Балаларга – бушлай туңдырма

Җиңү паркында «Капитошка» бәйрәме була.

1 июнь – халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Җиңү паркында «Капитошка» бәйрәме була. Аны шәһәр башкарма комитеты Чаллының сәүдә- сәнәгать палатасы белән берлектә оештырыла.

Биредә мультфильм геройлары белән күңел ачулар, уеннар, конкурслар, мастер-класслар оештырыла. Шулай ук концерт, дискотека була.

Быел беренче тапкыр туңдырма фестивале дә оештырыла. Балалар берьюлы берничә җитештерүченең туңдырмасын бушлай ашый алачаклар.  

Моннан тыш, күзәтү тәгәрмәче янында аллерголог, инфекционист, гинеколог, гастроэнтеролог, невролог, педиатр, логопеда, ЛОР, кардиолог, теш дәвлау табибыннан бушлай консультация алып булачак. 

Балалар үзләрен робот техникасында, чит телләр белүдә сынап карый алачаклар. Яңа уку елында йөрү өчен түгәкәләргә языла алачаклар

Бәйрәм 31 майда көндезге 11дә башланып, кичке 18 сәгатькә кадәр дәвам итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара балаларны яклау көне Капитошка бәйрәме