Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларга кайда прививка ясатырга?

Чаллыга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен 200 доза күләмендә яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе кайтты.

Вакцина ике компонентлы. Димәк, иммунитетны формалаштыру өчен прививканы 21 көн аерма белән ике тапкыр ясатырга кирәк булачак.

Вакцинация беркетелгән балалар челтәре поликлиникаларында үткәрелә. Балаларга бары тик ата-аналарның язма ризалыгы белән генә прививка ясатырга була. 

Вакцинациягә РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталында табиб-педиатрга язылырга мөмкин. Табиб җентекләп тикшереп чыгачак һәм авырулар булмаган очракта, прививкага юллама бирәчәк.

Без сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаевка балаларга прививка ясату тәртибен аңлатуын үтенеп мөрәҗәгать иттек.

– Шәһәребезнең 3нче балалар шифаханәсендә 12-17 яшьлек 30 яшүсмер корнавируска каршы вакцина ясаткан. Алар әлеге процедурага әти-әниләре белән килә. Биредә вакцина ясату өчен атнага бер көн һәм аерым бүлмә бирелгән. Вакцинация ирекле нигездә уза, балаларга Гам-Ковид-Вак М («Спутник М») препараты белән прививка ясала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус роспотребнадзор коронавирус балаларгапрививка