Балаларны мәктәпкә әзерләү 7 процентка кыйммәтләнгән
Яңалыклар тасмасы

Балаларны мәктәпкә әзерләү 7 процентка кыйммәтләнгән

Экспертлар сәбәбен аңлатты.

Баланы мәктәпкә әзерләү хәзер кыйммәткә төшә. Соңгы мәгълүматлар буенча, кием, кирәк-яраклар сатып алуга 16 мең сум тирәсе акча кирәк. Узган ел белән чагыштырганда мәктәп җыелмасына чыгымнар 7 процентка арткан.

Мәктәп товарларының барлык категорияләренә дә бәяләр арткан. Канцелярия кирәк-яраклары, букча (рюкзак), аяк киеме һәм мәктәп формасы кыйммәтләнгән. Экспертлар бәянең артуын инфляция, логистика үзгәрү һәм җитештерүчеләрнең чыгымнары артуы белән бәйли.
 


Нет комментариев